ТР МДНнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре озак еллар Аллаһ юлында хезмәт иткән, җәмгыятебездә рухи-әхлакый кыйммәтләрне таратуга саллы өлеш керткән дини остазларга багышланган фильм төшерүне дәвам итә.
ТРМДН матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 12 гыйнварда төшерү төркеме совет чорында бик күп мөселманнар өчен рухи остаз булган, югары әхлак үрнәген күрсәтеп яшәгән Гарифулла хәзрәт Гайнуллинның (1894-1984) кызы Зөбәрҗәт абыстай белән очрашып, аның әтисенә бәйле хатирәләрне барлады.
Гарифулла хәзрәт Гайнуллин тумышы белән Буа районының Аксу авылыннан булган. Аңар Беренче Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашырга туры килгән. Совет заманында Мәрҗани мәчетенә йөри, яшерен рәвештә зикерләр әйтергә, догалар укырга укучылар җыя торган була. 1957 елда хәзрәтнең хаҗ кылуы билгеле.
"Татар-информ"

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры