"Төрек һава юллары” ширкәтенең Истанбулдагы Ататөрек исемендәге һава аланыннан Исфаһанга (Иран) юлга чыккан Boeing 737-800 очкычын берничә минуттан соң яшен сукты. Ул ашыгыч рәвештә Әнкарә аэропортына төшәргә мәҗбүр булды.
Шулай ук "Пегасус һава юллары” ширкәтенең Истанбулдагы Сабиһа Гөкчән аэропортыннан Харьковка кузгалган очкыч та, очыш юлыннан күтәрелгәндә яшен сугу нәтиҗәсендә, сәфәрен кичектерде. Бәхеткә, ике очкычның да юлчылары зарар күрмәде, тик яшен аэролайнерларның борын һәм канат өлешенә җитди зыян салган. Алар кичемәстән төзәтелүгә алынган. Бу турыда "ХәбәрТүрк” мәгълүмат порталы хәбәр итә.
Чыганак: "Татар-информ"

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры