Мурси Мисырдагы инкыйлабның бар таләпләр дә үтәлгәнчегә кадәр дәвам итәчәген белдерде.
Узган якшәмбедә Мисырның үзәк сайлау комиссиясе 17 июньдә үткән Президент сайлау нәтиҗәләрен игълан итте.
Рәсми нәтиҗәләргә караганда, "Мөселман кардәшлеге” намзәте Мөхәммәт Мурси - 51.7%, аның көндәше – элекке премьер-министр Әхмәт Шәфыйк 48.2% тавыш җыйган.
Шул рәвешле, Мурси Мисырның яңа Президенты дип игълан ителде.
Бу хәбәр килүгә, Мурсиның дистәләрчә мең тарафдары Каһирәнең Тәһрир мәйданында тантана итәргә кереште.
Президент булып сайланганнан соң ясаган чыгышында Мурси барлык ватандашларына да берүк ихтирам белән караячагын, барлык мисырлыларның да Президенты булачагын әйтте.
Мурси шулай ук Мисырдагы инкыйлабның бар таләпләр дә үтәлгәнчегә кадәр дәвам итәчәген әйтте. Берүк вакытта ул, Мисыр бар булган халыкара килешүләрне ихтирам итәчәк, дип вәгъдә кылды.
Элекке Президент Хөсни Мөбәрәк бәреп төшерелгәннән соң үткән беренче ирекле сайлауда Мисыр халкы икегә бүленде. Берәүләр ил янә Мөбәрәк чорындагы хәрби рәвешле идарәгә әйләнеп кайта, икенчеләр хакимияткә исламчылар килә дип курыкты.
Президентлыкка дәгъва иткән намзәтләрнең икесе дә узган атна буена үзләренең җиңүләре турында белдереп килде.
Рәсми нәтиҗәләр атнакич игълан ителер дип көтелгән иде. Ләкин ике намзәттән дә шикаятьләр килү сәбәпле, нәтиҗәләрне игълан итү якшәмбегә кичектерелде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры