Бу тантаналы чарада Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Кувәйт дәүләте Дин эшләре һәм вакыфлар министрлыгы хезмәткәрләре һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре, Мәскәү, башка төбәк кунаклары, шулай ук Татарстан ислам бергәлегенең дәрәҗәле вәкилләре катнашты.
Мөфти Илдус хәзрәт Фәизов олимпиада катнашучыларны котлады һәм уңышлар теләде. "Мөселманнар һәрвакыт белемгә омтылды. Сезнең монда җыелуыгыз бердәм рәвештә белемгә һәм Аллаһка якын булырга омтылуыгызны күрсәтә”, - дип билгеләп үтте Татарстан мөфтие.
Искәртеп узабыз, олимпиада 29-30 майда Россия Ислам университетында уза. Коръән факультеты мөгаллиме Рөстәм хәзрәт Иззетовның хәбәрчебезгә сөйләвенчә, әлеге олимпиадада Россия Федерациясенең 20 дән артык ислам уку йортыннан килгән студентлар катнаша.
Иртәгә, 30 майда олимпиадада җиңүчеләрне котлау тантанасы уздырылыр дип көтелә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры