Быел грантка дәгъва иткән 31 заявка Татарстан авыл җирлекләрендә республика мөфтиятенә караган дини оешмаларда эшләүче 18-35 яшьлек имамнардан һәм укытучылардан кергән. Әгерҗе, Әлмәт, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Мөслим, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнары, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имамнары бигрәк тә актив булган. Грантка дәгъва итүче яшь имамнар сүзләренчә, мондый грант алар өчен бик зур ярдәм булып тора, иң кискен мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Рафис Шаһвәлиевтән торган комиссия лаеклыларны сайлап алды. Егерме алты заявка буенча уңай карар кабул ителде.
Өлкәнрәк яшьтәге дин әһелләре дә, грантта катнашып, акчаны фәнни-тикшеренү һәм рухи-агарту проектларына ала ала.
Быел мөфтият комиссиясе тагын бер төркем заявкаларны караячак, дип көтелә. Аларның саны күпме булачагы имамнарның активлыгыннан тора. Узган ел авыл җирлегендә эшләүче туксанга якын белгеч грант алган иде, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы