18 ноябрь көнне Казанның Вахитов районы Павлюхин урамы, 102 нче йорт адресы буенча урнашкан мәшгульлек үзәгендә 9.00дә вакансияләр ярминкәсе була, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Чарада районның биш предприятиесе кадрлар хезмәте вәкилләре катнаша. Эш бирүчеләр ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, хезмәткәрләргә таләпләр белән таныштырачак һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Чарада мәшгульлек үзәге белгечләре дә катнаша, алар эшкә урнашу, һөнәри белем алу, хезмәт һәм гарантияләр, халык мәшгульлеге турындагы закон буенча консультация бирәчәк.
«Татар-информ»

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.