Бүген Казанда Халыкара сервис көллияте һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты базасында "Татарстан халыклары ашлары" конкурс-фестивале уздырыла.
Чараны "Мәдәният һәм диалог үзәге" белән бергә Татарстан халыклар ассамблеясы, Халыкара сервис көллияте ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән үткәрә.
Татарстан Республикасында 170 тән артык милләт яшәвен искә алып, "Татарстан халыклары ашлары" проекты гастрономия туризмын үстерүгә һәм күп милләтле төбәкнең җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән. Чарада милли-мәдәни автономияләр, нигездә, Идел буе халыклары ризыкларын күрсәтүче 13 команда катнаша. "Татарстан халыклары ашлары" конкурс-фестивале җәмәгать туклануы өлкәсендә милли мәдәният бәйрәме буларак узачак.
Конкурс-фестиваль «Пешекче сәнгате» һәм «Арт-класс» классларында узачак. "Арт-класс"та "Милли традицияләрне саклау" темасына азык-төлек продуктларыннан сәнгать әсәрләре тәкъдим ителәчәк. "Пешекче сәнгате" классында катнашучылар милли ризык әзерлиләр һәм презентациялиләр, - дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.
«Татар-информ»

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры