Әлеге зират тирәсендә бәхәс инде берничә ай бара. Эш шунда – Казан мэриясенең шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Альберт Салихов әтисенең кабер ташына рәсем куярга теләде, ләкин зират җитәкчелеге моңа рөхсәт бирмәде. Бу турыда матбугат чаралары күп язды. Хәзер кабер ташы тирәсендәге гауга мөселман зиратын яптыруга китерергә мөмкин. Чөнки чиновник Салихов әтисенең кабер ташына барыбер рәсем куйдырырга тели. Ә бу дин кануннары буенча рөхсәт ителми.
Казан мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин фикеренчә, зиратны ябуны күз алдына да китереп булмый. Чөнки кабер өчен җир алып куйган кешеләр күп.
Пикетта Казанның 10лап имамы, шәкертләр катнашты. Гомумән, пикетка 100дән артык кеше килгән иде. Алар зиратны япмауны һәм Салиховны эштән алуны таләп итә.
Александр Долгов

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.