Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Арча мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла.
Сәфәре кысаларында мөфти Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән очрашты. Очрашуда, шулай ук, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, район имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев катнашты.
Дин әһелләре район хакимияте вәкилләре белән җирлектәге дини эшчәнлекне оештыру, мәхәлләләрне борчыган сораулар, халыкны исламга дәгъватлау юллары хакында фикерләштеләр.
Әлеге очрашудан соң, нәзарәт вәкилләре Арчаның “Казан арты” музеенда булдылар һәм җирлекнең тарихы, рухи мирасы белән таныштылар.
Аннары биредә район имамнары белән очрашу үткәрелде. Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт авылларда эшләүче хәзрәтләрнең эшләрен зурлады һәм алга таба динебезгә, халкыбызга хезмәт итүдә уңышлар теләде, Мәүлид бәйрәме белән тәбрикләде. Шулай ук бүгенге вәзгыять хакында аңлатты.
Чыгышлардан соң, нәзарәт һәм хакимият вәкилләре имамнарның сорауларына җавап бирделәр, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Шуны әйтергә кирәк: Арча мөхтәсибәте иң күп мәхәлләле районнарның берсе санала, быел Арчада 80нче мәчет ачылды.
«Татар-информ»

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.