«Бисеринки» бию коллективы һәм аның җитәкчесе бортында булган «Истантабул – Казан» рейсы очкычы Казанга 01.00 сәгатьтә килеп төште.
«Казан» халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкилләре каршы алды, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башкалар.
Искәртәбез, Чаллы шәһәреннән булган «Бисеринки» бию коллективы кызлары, халыкара конкурста чыгыш ясаганнан соң кайтып барганда, 2016 елның 28 июнендәге теракт аркасында, «Ататөрк» аэропортында (Истанбул) тоткарланып калганнар иде.
Бүген Казан җиренә килеп төшүгә үк балаларны төнгегә кунакханәләрнең берсендә урнаштырдылар. 30 июнь көнне иртән алар автобуста Чаллы шәһәренә юнәләчәкләр.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры