Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов вафат. Аңа 83 яшь иде. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 24 ноябрь көнне сәгать 10.00 да Г. Камал театрында булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Мәгълүмат өчен: Ирек Вәли улы Баһманов 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туган. 1951-1954 елларда — Төньяк флотта диңгезче булып хезмәт итә, 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елдан исә − Г. Камал театры артисты.
Артист тамашачыларга Ф. Бурнашның “Яшь йөрәкләр”ендә Фәйзулла, Ч. Айтматовның “Ахырзаман”ында — Гатбаев, К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә Мишка, “Казан сөлгесе”ндә — Мөәзин, Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ендә Искәндәр һ.б. рольләр аша таныш.
Мәрхүм Казанда җирләнәчәк.
“Татар-информ”

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры