28 май көнне бик матур аланда Буа мөхтәсибәте кубогына, Балаларны яклау көне уңаеннан, изге Рамазан ае башлануын каршы алып, спартакиада булып үтте. Анда Буа районыннан алты мәчет мөселманнары һәм Иске Суыксу авылы мәхәлләләренә йөрүче яшь һәм урта буын көч сынашты.
Программада футбол, кул көрәштерү, аркан тартышу, гер күтәрү балаларның уеннары белән аралаштырылып барды. Нәтиҗәләр шул:
1 урынны - Иске Суыксу авылы мәчете мәхәлләсе,
2 урынны - “Тәкъва” белән “Госман” мәчетләре,
3 урынны “Хаҗилар мәчете” мәхәлләсе алды.
Дини Сабантуй Буа мөхтәсибәте әзерләгән мул табын артында нәсыйхәтләр, киңәшләр белән тәмамланды. Һәрбер катнашкан, булышкан җәмәгатькә мөхтәсибәт олы рәхмәтен белдерә. Дини Сабантуйлары һәр елны уздырылачак икәненә зур өметләр баглап кала дип хәбәр итте Буа мөхтәсибәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк