Әни! Җир йөзендәге иң гүзәл, иң газиз сүз. Яшь баланың авызыннан чыга торган иң беренче сүз ул! Һәр әни үз баласын кешеләр белән сөйләшергә, олыларны ихтирам итәргә, тәрбияле, акыллы булырга өйрәтә. Һәр әни үз баласын кешелекле булырга өнди. Баласы юлда булса, төннәрен йокысыз үткәрүче, баланы яклаучы, саклаучы да ул - әни! Ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Ана белән бала арасындагы керсез мәхәббәт Аллаһы Тәгалә бар иткән иң бөек хис ул.
Бер сәхабә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәһиссәләмнән Аллаһтан һәм аның Пәйгамбәреннән соң итагать итәсе кеше кем, мин кемне хөрмәтлим? - дип сорагач, Пәйгамбәребез:әниең, әниең, әниең, аннан соң гына әтиең, дип әйтте, - ди. Димәк, без иң элек әниләребезгә итагать итәргә тиешбез, Аллаһ Тәгаләгә һәм аның Расүленә итагать иткәннән соң. Гомумән әйткәндә, әгәр без әти-әниләребезне рәнҗетеп, аларны тиешенчә тәрбияләмичә, аларга ризасызлык белдереп дөньяда яшәсәк, хәтта намазларыбызны, фарыз гамәлләребезне һич кимчелексез үтәсәк тә, болар кабул булмыйлар.Пәйгамбәребез с.г.с.нең әниләр хакында тагын бер хәдисе бар. Ул: "Җәннәт әниләрнең аяк астында", - дип атала. Шуңа күрә әниләребезне хөрмәтләп, аларның ризалыгын алып яшәсәк иде.
Әлеге мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры