Бүген Арча шәһәренең Көнчыгыш бистәсендә яңа аякка басып килүче мәчеттә мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы үткәрелде. Бүгенге җыелыш шуның белән үзенчәлекле булды: район имамнары азан әйтү буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Азан әйтү бәйгесе кысаларында имамнар дини сорауларга җавап бирделәр. Бәйгедә катнашкан һәр имам үзенең нәсел шәҗәрәсен ясап алып килгән иде, бу эшкә аерым бәя бирелде. Бүгенге чарага килгән җанатарлар да сорауларга җавап биреп истәлекле бүләкләр алды.
Бүгенге бәйгенең төп кунагы - Татарстанның баш казые, Балтач мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев мөәззиннәргә азан әйтү осталыгы буенча бер дәрес уздырды. Азан әйтүнең бик җаваплы гамәл икәнлеген искәртте, азан әйткәндә хаталану гөнаһка китерергә мөмкин дип кисәтте. Шуңа күрә ул имамнарга азан әйткәндә бик игътибарлы булырга кушты. “Хәзер диндәге ирек, шул исәптән азанны курыкмыйча кычкырып әйтә алуыбыз Аллаһның безгә биргән нигъмәте ул”,- дип белдерде казый.
Бәйге нәтиҗәләре.
1 урын - Заһидуллин Илдар, Сеҗе
2 урын - Нәбиуллин Расип, Мөрәле
Галәветдинов Рәдис, Ташкичү
3 урын - Йосыпов Рөстәм, Шушмабаш
Сафин Рәвис, Арча Көнчыгыш бистәсе
Каримов Радик, Кышкар
4 урын - Халиуллин Айдар, Шекә
Сабиров Габделнур, Иске Кырлай
Сөнгатов Җәүдәт, Сикертән
Әхмәтгалиев Шамил , Хәсәншәех
Арча мөхтәсибәте сайтыннан.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры