17 февральдә Актаныш мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе узды. Чарада нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин, администрация вәкилләре, укытучылар һәм район халкы катнашты.
Нияз хәзрәт Актаныш мөселманнарына мәзһәбләрнең барлыкка килү тарихын,хәнәфи мәзһәбенең үзенчәлекләре турында сөйләде һәм нәзарәтнең “Хәнәфи мәзһәбе елы” кысаларында оештырылачак чаралар исемлеге белән таныштырды.Кичәнең икенче өлешендә мөнәҗәтче Динар Шәһмарданов Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган дини җырлар башкарды.
Актаныш мөхтәсибәте сайтыннан.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры