«Ливия президенты Каддафи нәрсә эшләгәнен бик яхшы аңлый. Соңгы күрешүебездә ул үзен бик тыныч тотты», — дип сөйләгән журналистларга Россиянең бу илдәге элеккеге илчесе Владимир Чамов. Ул яңа гына Мәскәүгә әйләнеп кайткан.
Аның әйтүенчә, Ливиядәге вакыйгаларның матбугатта чагылышы дөреслеккә туры килми. «Сез халыкны нинди изү турында сөйлисез? — дип гаҗәпләнгән ул. — Ливиядә яшәүчеләргә торак төзү өчен егерме елга процентсыз кредит бирелә иде, бер литр ягулык бәясе безнең акча белән өч сум чамасы, ә азык-төлек берни дә тормый диярлек. Бүген бу илне юкка чыгардылар», дип хәбәр итә «Ватаным татарстан».
Чамов фикеренчә, Каддафи нәрсә эшләгәнен бик яхшы аңлый. «Бу кеше 70 нче еллар ахырындагы Ливия революциясе вакытында Америка хәрбиләрен Ливия ярларыннан, Улусфилд хәрби базасыннан куып чыгарганын онытмагыз. Алар бүгенгә кадәр шуны гафу итә алмый», — дигән элеккеге илче. Ливиядән соң чират Сүриягә, аннары башка Азия дәүләтләренә дә җитәчәк, дип фаразлаган Чамов. Ә Каддафи режимы тагын өч-дүрт айга чыдаячак. «Азык-төлек запасы шуңа кадәр җитә. Хәзер Ливиягә һава һәм су юлы ябык», — дип аңлаткан Чамов.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры