«Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры журналистлар белән әңгәмә корырга бик сирәк ризалаша. Күптән түгел «Советский спорт» газетасында сорауларга бик сирәк җавап бирүче Зиннәтулла Биләлетдинов үзенең диннән читләшмәвен, киресенчә, аңа якынаюын ачып салды.
Ул әңгәмә барышында хоккей турында гына сөйләп калмыйча, Казанда мәчетләргә йөрүе турында да әйтә. «Сез — гадәти булмаган татар. Әйтик, мәчеткә йөрисезме?» — дигән сорауга: «Беләсезме, йөрим. Коръән укыйм. Һәм, бу яктан, Казанда яшәвемә шат. Мәскәүдә үземне дингә багышлау барып чыкмады. Зур шәһәр, ыгы-зыгы, ераклык — күп нәрсә игътибарны читкә җибәрә. Казанда дингә җитдирәк карый башладым», — дип җавап бирә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк