Свердловск өлкәсенең Түбән Тура шәһәрендә мәчет төзелешен тәмамлый алмыйлар, шәһәрнең Татар милли-мәдәни автономиясенең Советы рәие Шамил Гарифуллин сүзләренә караганда, бу эшне тәмамларга 1 млн. сум акча җитми.
Свердловск өлкәсенең Татарлар конгрессы матбугат хезмәте әһелләре әйтүенчә, оештыручылар бу мәчетне төзү инициативасы белән 2008 елда ук чыкканнар иде инде. Алар нияте буенча киләчәктә бу мәчет рухи һәм мәдәни үсешне үстерүче үзәк булырга тиеш. Зур эшне башлап җибәрергә чаралар җыела башлады. Халык һәм иганәчеләр ярдәме белән 100 меңнән артык акча җыелды. 2009 елның ноябрь аенда мәчет төзү файдасына концерт куелды, шул сәбәпле 50 меңнән артык акча өстәлде.
2009 елда эш башланды: агач мәсьәләсе хәл ителде, бура ясалды. Документларга 150 мең сум акча кирәк булды, әлегә шуларның 70 мең сумы түләнде. Инде нигез салу өчен 1 миллион тирәсе акча кирәк булачак, Түбән Тура мөселманнары бу акчаны каян алырга да белмиләр, шул сәбәпле мәчет төзелеше туктатылып торды дип хәбәр итә Islam news хезмәткәрләре.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры