Гарәп дөньясында ислам мәдәниятенең каласы иттереп Нәҗәф шәһәрен ясарга җыеналар. Бу әле киләсе елда гына булачак, әмма чараларны оештыручы түрәләр вакытның аз калып баруын һәм алда әле күп эшләр башкарасы барлыгын ачыктан-ачык әйтәләр.
Шәһәрнең провинциаль совет әгъзасе Низар Хөсәен әл-Наффах болай ди: «Без эшне узган ел ахырында гына башладык, ә ул 2012 елның 1 гыйнварында тәмамланырга тиеш».
Бу бәйрәмнәр Гыйрак хакимнәре ягыннан илне мәдәният картасына кайтару нияте белән эшләнә. 2009 елда мөселман илләренең мәдәният министрлары Нәҗәф шәһәрен 2012 елда ислам мәдәниятенең каласы иттереп сайладылар. Ел буена сузылачак бәйрәмнәр үз эченә төрле темаларга багышланган конференцияләрне алачак. (Имам Галидан алып хәзерге заман «исламофобиясенә» кадәр). Аlarabiya.net хәбәр иткәнчә, Нәҗәф шәһәрендәге бәйрәм итүләргә 455 млн. доллар акча тоту каралган. Туристлар саны нык артачак, шул сәбәпле берничә кунакханә төзеләчәк.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры