Бу җомгада «Сөләйман» мәчетендә Казан Ислам колледжын, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, әлегә РИУда читтән торып уку бүлегенең студенты Фәнис Мингәрәев «дөньяның барлыкка килүе" темасына багышланган эчтәлекле вәгазь укыячак. Фәнис хәзрәт искиткеч үзенчәлекле кеше. Ул «Сөләйман» мәчете карамагында булган Казан Реабилитация үзәгендә дәресләр алып бара. «Джавс» программасы ярдәмендә Фәнис җитез генә компьютер белән эш итә, шул рәвешле күзләре күрмәүче башкаларны да компьютер грамматикасына өйрәтә. Күрү сәләтен югалту сәбәпле, инвалид булучылар бу үзәктә рухи яктан белем ала, реабилитация курсларын үтәләр.
Фәнис авыртуларга бирешмичә, тормышындагы кыенлыкларны җиңеп чыккан. Бугенге көндә ул үзенә охшаш булган кешеләргә-күзләре күрмәүчеләргә үз тәҗрибәсенә таянып аякка басырга, дини белем алырга, алга барырга ярдәм итә. Аллаһы Тәгалә аңа изге эшендә ярдәм итсен.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры