Милан шәһәрендә, мәчетләр булмау сәбәпле, «Palasharp» спорт һәм күңел ачу комплексы бу көнгә кадәр шәһәр мөселманнары өчен дини ихтыяҗларын башкару урыны булып тора иде. Ләкин шәһәр әһелләре киңәшмәсе бу комплексны ябу турында карар кылды.
Моннан элек бу бина шәһәр киңәшмәсе тарафыннан мөселманнарга үзләренең дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү нияте белән бирелгән иде. Presstv.iv хәбәр иткәнчә, бу бинада җомга намазлары һәм бигрәк тә изге Рамазан аенда дини чаралар үткәрелә торган булган. Җирле мөселманнар мәчет төзер өчен ничек кенә көч куймасалар да, бу тырышлыклар уңыш белән тәмамланмады.
Милан шәһәрендәге Ислам мәдәнияте институтының вәкиле Абдел Хәмид Шаари болай ди: « Миланда якынча 100 000 мөселман халкы яши һәм алар тиешле дәрәҗәдә чиста, лаеклы, сыйдырышлы, иркен бинага мохтаҗ. Кызганыч, безнең үтенечләр канәгатьләндерелмәде».
Шул ук вакытта шәһәр киңәшмәсенең әгъзасе: «Мөселманнар үз диннәрен тотарга хаклы, ләкин бу эш итальян Конституциясе белән тәңгәллектә булырга тиеш», — дигән фикер белдерде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.