Иртәгә — 7 мартта — Россия Ислам университетында кызлар арасында «Рух һәм зиһен тавышы» дип аталган вәгазь сөйләү һәм ораторлык бәйгесе узачак. Аны РИУ, Татарстан мөслимәләре берлеге, Татарстанның ислам мәдәнияты үзәге, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән бәйләнешләр буенча идарәсе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә оештыра.
Мондый бәйге Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Аның максаты — мөслимәләрнең хәзерге җәмгыятьтәге ролен билгеләү, мөселман хатын-кызының җәмгыять үсешенә үз өлешен кертә алуын күрсәтү, исламны, әхлакый кыйммәтләрне, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалауга хатын-кызларны активрак җәлеп итү.
Бәйгедә Казанның яшь вәгазьчеләре, ораторлык осталына ия булган дини һәм дөньяви уку йортлары студентлары катнаша.
Әлеге чара кысаларында тәҗрибәле вәгазьчеләр мастер-класслар үткәрәчәк, консультацияләр бирәчәк, дип хәбәр итә РИУ матбугат хезмәте.
Чыганак: «Татар-информ»

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк