Дубайда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышына багышланган 1 тонна авырлыктагы китап тәкъдим ителде. Аның биеклеге — 5 метр, киңлеге — 4 метр. Мәдәни һәм дини кыйммәткә ия булган әлеге җыентык Гиннесның Рекордлар китабына кертелгән.
Дөньядагы иң зур ислам китабын Берләшкән Гарәп Әмирлекләре финанс министры һәм Дубай хакиме урынбасары, шәех Һәмдан бин Рәшит Әл-Мәктүм Галиҗәнабләре тәкъдим кылды.
Әлеге тантанада илнең җитәкчеләре, дипломатлар, эшкуарлар, галимнәр һәм ММЧ вәкилләре катнашты. «Бу — Мөхәммәд» дигән китапта Пәйгамбәрнең тормыш юлы бәян ителә һәм әлеге диннең халыкара мәйданда тоткан урыны турында сөйләнелә. Китапның максаты — теләге булган һәркемне ислам дине һәм мөселманнар тормышы белән якыннан таныштыру.
Шәех Һәмдан инде 50 мең китапны бастырып чыгаруга заказ биргән. Алар төрле оешмаларга, шул исәптән, чит төбәкләрдәге җәмгыятьләргә җибәреләчәк.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры