АКШ Президенты Барак Обама дүшәмбе көнне халыкара гаскәрләрнең Баграм хәрби һава базасында дини китапларны чүплеккә ташлап, аларны яндыру гамәле өчен гафу үтенеп, Әфганстан Президенты Хәмид Карзаига рәсми хат юллады һәм бу хәлне тикшерүне сорады.
Әфганстандагы НАТО көчләре бу көннәрдә булган ризасызлык чараларында үзләренең ике хәрбиенең һәлак булганын хәбәр итте.
21 февральдә Талибан әфган халкын дини китаплары яндыруга ачу итеп, НАТО көчләренә һөҗүмгә чакырды.
Кичә иртән Әфганстанның көнчыгышындагы Лагман вилаятендә бер төркем АКШ хәрби базасына һөҗүм итте.
Шулай ук кичә Кабул, Җәләлабад шәһәрләре һәм Логар вилаятендә меңләгән кеше катнашында урам җыены узды.
Баглан вилаятендә булган шундый ризасызлык чарасы вакытында җыелган халык полициягә һөҗүм итә башлагач, бер кеше атып үтерелгән.
Узган чәршәмбедә урам җыеннарында тугыз кеше һәлак булды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.