Казанга Гиннес рекордлары китабы комиссиясеннән сертификат килде.
ТРның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондына Гиннес рекордлары китабы комиссиясеннән «Гиннесның дөньякүләм рекордлары сертификаты» килде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сертификатта «Дөньядагы иң зур басма Коръән: аның биеклеге — 2 метр (6 фут 6,74 дюйм), киңлеге — 1,52 метр (4 фут 11, 84 дюйм) һәм калынлыгы — 0,17 метр (6, 69 дюйм). «ARC Group s.r.I» компаниясе (Италия), осталар Неджан Братасевеч, Андрей Чернатич (Словения) һәм Мауро Лоче (Италия) тарафыннан эшләнгән. Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды (Россия) тарафыннан 2011 елның 17 ноябрендә "Кол Шәриф" мәчетенә (Казан, Татарстан Республикасы) тапшырылды», — дип язылган.
Коръән басмасы "Кол Шәриф" мәчетендә май аена кадәр торачак. Аннан соң китапны Болгарга күчерәчәкләр. Биредә ул Идел буе Болгарлары тарафыннан 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак.
Эксклюзив Коръәнне бастыру фикере белән «Акибанк» ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов чыккан иде. Идея республиканың «Яңарыш» фонды ярдәме һәм «Яңарыш» фонды попечительләр советы рәисе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең шәхсән булышлыгы белән тормышка ашырылды.
Әлеге Коръән үзенең сәнгати яктан югары дәрәҗәдә эшләнеше нәтиҗәсендә, РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәт ия, дип танылды.
Чыганак: "Татар-информ"

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры