Кичә 300гә якын кеше Пятигорскида автомобиле шартлап һәлак булган Ставрополье мөфтие урынбасары Корман хәзрәт Исмәгыйлевне соңгы юлга озатты. Мәрхүмне җирләү мәрасиме аның туган авылында — Минераловодск районындагы Левокумкада үткәрелде.
Җеназа намазын Ставрополье төбәгенең Мирный бистәсе имамы Шамил хәзрәт Хубиев укыды. К. Исмәгыйлев Минераль Сулардан 5 чакрым ераклыктагы ногай зиратында җирләнде, дип хәбәр итте «Кавказский узел».
Хокук саклау органнары бу җинаять белән бәйле барлык фаразларны да, шул исәптән, Исмәгыйлевнең дини эшчәнлегенә караган һәм аңа шәхси начар мөнәсәбәтләрне дә тикшерә.
Исегезгә төшерәбез: Корман хәзрәт Исмәгыйлев 13 февральдә автомобиль шартлау нәтиҗәсендә һәлак булды. Аның машинасы астында магнит ярдәмендә урнаштырылган бомба (аңа корыч шарлар тутырылган була) шартлый.
Хәзерге вакытта Корман Исмәгыйлевнең һәлак булуы белән бәйле җинаять эше тикшерелә. Ул 3 маддә, шул исәптән, «үтерү» буенча да алып барылыр, дип көтелә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.