Куала Лумпур — Малайзия хакимиятләре Мөхәммәд Пәйгамбәрне рәнҗетүдә гаепләнгән согуд блоггерын Согуд Гарәбстанына тапшырды.
23 яшьлек Хәмзә Кашкари узган атнада Мәүлид кичендә үзенең Твиттер битендә Мөхәммәд Пәйгамбәр турында «Синдә күп нәрсә миңа ошый иде, күп нәрсәне күрә алмадым, күп нәрсәне әле дә аңламыйм. Мин сиңа табынмыйм» дигән сүзләр язып калдырган.
Бу язмага дистәләрчә мең җавап килгән. Руханилар аны «кяфер» дип атап җәза бирергә чакырган.
Хәмзә иленнән китәргә мәҗбүр булган. Атнакич көнне ул Согудия хакимиятләре үтенече белән Малайзиядә кулга алынган.
Согуд Гарәбстанындагы шәригать кануны нигезендә, Мөхәммәд Пәйгамбәрне рәнҗеткән белдерүләр өчен үлем җәзасына кадәр җәза бирелергә мөмкин дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.