19 февральдә Россия Ислам университетында ачык ишекләр көне үтәчәк. Чара 319нчы аудиториядә узачак. Башлану вакыты: 11.00.
Илебезнең алдынгы мөселман уку йортына керергә теләүчеләрне Россия ислам университетына чакырып калабыз!
Россия Ислам университеты, татар халкының революциягә кадәрге мәгариф традицияләрен яңартып, замана таләпләренә туры килә торган югары сыйфатлы ислам белгечлеге алырга чакыра.
Бүгенге РИУ — инновацион ислам мәгарифе, үз эченә дини тәгълиматне генә түгел, дөньяви фәннәрне дә ала. Биредә Россиядә генә түгел, Мисыр, Сирия, Төркия, Малайзия, Тунис, Йемен, Согуд Гарәпстаны һ.б. чит илләрдә белем алган галимнәр һәм белгечләр укыта.
РИУ китапханәсендә татар, рус, төрек һәм башка телдәге әдәбият тупланган.
Уку йортында ике төп факультетта (теология һәм ислам фәннәре) гыйлем бирелә. Теология факультетында теология, лингвистика, икътисад һәм журналистика белгечлеге буенча белем алып була. Ислам фәннәре факультетында «Ислам дин тәгълимате» белгечлеге буенча дин әһелләре әзерләнә.
Университетта укудан тыш студентлар өчен төрле дебатлар, бәйгеләр, фестивальләр, спорт ярышлары даими оештырыла, танылган галимнәр, сәясәтчеләр, дин әһелләре белән очрашулар үткәрелә.
Университет зур заманча бинада урнашкан: аудиторияләр, компьютер класслары, спорт һәм акт заллары, тулай торак һәм ашханәсе бар.
Көндезге бүлектә укучы студент егетләргә хәрби хезмәтне кичектереп тору мөмкинлеге бар.
Чит өлкәләрдән килгән студентларга тулай торак бирелә.
РИУ турында күбрәк мәгълүмат беләсегез килсә, 19 февральдә сәгать 11.00дә Ачык ишекләр көненә рәхим итегез.
Чыганак: "Думрт.ру"

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры