Аларны тәкъдим итү чарасында башкала мэры катнаша.
Бүген Казандагы «Инженерлык-техник үзәге» ҖЧҖ базасында пассажирлар өчен 3 ишекле «МАЗ-103» һәм 2 ишекле «МАЗ-206» маркалы яңа автобусларны тәкъдим итү чарасы була.
Беларусь башкаласы Минскида җитештерелгән әлеге пассажир транспортының беренчесенә, «МАЗ-103»тә, идәне түбән санала (салонның арткы өлешенә таба идән сөзәк кенә күтәрелә, шуңа күрә, арткы ишеге төбендә басмалары бар), «МАЗ-206»сында исә идәне ярымтүбән (кергәч тә идәне түбән, ләкин 2 нче ишектән соң бер басмага күтәреләсе). Бу автобусларның беренчесе 70-80 пассажирга исәпләнгән һәм 21-28 утыргычлы булса, икенчесе — 72 пассажирлык һәм 25 утыргычлы.
Әлеге үзәк белән «КПАТП-9» транспорт предприятиеләре тарафыннан сатып алынган автобуслар шәһәр маршрутларына чыгарылачак. Мэриядән алынган алхәбәрдә әйтелгәнчә, бүгенге чарада Казан мэры Илсур Метшин да катнаша. Универсиадага әзерләнгән Казан өчен пассажир ташу актуаль мәсьәләләрнең берсе санала дип хәбәр итте "Татар-информ".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.