Фәлестин җирләрендәге ике көндәш Хәмәс һәм Фатах төркемнәре президент һәм парламент сайлауларына әзерлек барышында вакытлы хөкүмәтне Фәлестин хакимияте башлыгы Мәхмүт Габбас җитәкләячәк, дип килеште. Бу хакта сөйләшүләр Катарда узды.
Апрель аенда Газзә сызыгын үз контролендә тоткан Хәлид Мешаал җитәкчелегендәге Хәмәс ислам хәрәкәте һәм Мәхмүт Габбасның Фатах хәрәкәте дүрт ел дәвам иткән көч куллануны туктату турында килешүгә кул куйган иде. Шул килешү нигезендә, Фәлестин җирләрендә 2012 елның май аена кадәр сайлаулар уздыру каралган.
Көнбатыш илләре һәм Израил Хәмәсне террор оешмасы дип саный һәм Хәмәс вәкилләре кергән парламентның көнбатыш тарафыннан кабул ителү-ителмәве әлегә билгесез.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк