2012 елның 3 февралендә Бөгелмәнең үзәк мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с. г. в.) туган көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Чарада иллеләп кеше: мәхәллә халкы, якшәмбе мәктәбе шәкертләре, мөхтәсибәт бүлекләре җитәкчеләре, шәһәр мәчетләре имамнары һәм вакытлы матбугат вәкилләре катнашты. Мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Рабигуль-әүвәл аеның фазыйләтләре турында сөйләп үтте. Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
3 февральдә шулай ук Бөгелмәнең башлангыч мәдрәсәсендә аз керемле гаиләләргә кирәкле әйберләрне җыю һәм тарату өчен «Мәрхәмәтлелек» бүлмәсе ачылды. Әлеге социаль үзәкнең эшчәнлеген мөхитәсибәтнең яшьләр бүлеге җитәкли. Бүгенге көндә инде 300ләп кием-салым, аяк киемнәре, уенчыклар һәм китаплар җыелган дип хәбәр итте "Думрт.ру".

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры