Биредә белем алучы оныклары янына шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән Балтачта яшәп иҗат итүче шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин да киләчәк.
Иртәгә — 3 февральдә Казан шәһәренең 7 нче лицей-интернатында Туган телләр айлыгы кысаларында, «Татар гаиләсе» фонды белән берлектә «Ни газизрәк бу Ватанмы? Ах, туган каумем газиз» дип исемләнгән чара уздырыла. Лицей-интернатның уку-укыту эшләре буенча директоры урынбасары Нурия Шәрифҗанова хәбәр иткәнчә, әлеге кичә татар гаиләсендә туган телне саклап калу мәсьәләсенә багышлана.
Очрашуга әдип-депутатлар Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев чакырылган. Шулай ук биредә белем алучы оныклары янына шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән Балтачта яшәп иҗат итүче Гарифҗан Мөхәммәтшин да киләчәк. Аларның гаиләләре мисалында туган телне гаиләдә саклап калу турында сөйләшү алып барылачак. Шулай ук гаиләдә алынган күнекмәләрне мәктәпкә килгәч тә югалтмау мәсьәләләре каралачак.
Очрашуга 7 нче лицей-интернатын тәмамлап чыккан егетләр дә чакырыла. Алар үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак дип хәбәр итте «Татар-информ».

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.