Казанда Равил Бохараев белән 3 февральдә хушлашачаклар. Хушлашу мәрасиме Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 10.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Искәртеп узабыз, 24 гыйнварда Лондонда танылган шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, җәмәгать эшлеклесе Равил Бохараев кинәт вафат булды.
Равил Рәис улы 1951 елның 18 октябрендә Казанда танылган татар галиме Рәис Бохараев гаиләсендә туа. 1974 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын, 1977 елда теоретик кибернетика буенча Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасын тәмамлый. 1977 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1990 елдан Лондонда яши һәм эшли. 1992-2007 елларда — «Би-Би-Си» хезмәткәре.
Чыганак: "Татар-информ"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.