Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев I дәрәҗә Столыпин медаленә лаек булды.
РФ Хөкүмәте Боерыгында билгеләп үтелгәнчә, ТР Дәүләт Киңәшчесе «илнең социаль-икътисади үсешендәге стратегик бурычларны хәл итүдәге хезмәтләре өчен» I дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләнә.
Столыпин медале — Россия Федерациясе Хөкүмәте бүләге. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2008 елның 26 маендагы «П.А.Столыпин медале турында»гы 388 нче номерлы карары нигезендә гамәлгә куелган.
Столыпин медале белән илнең социаль-икътисади үсешендәге стратегик бурычларны хәл итүгә, шул исәптән халык хуҗалыгының сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм башка эшчәнлек өлкәләрендәге Россия Федерациясе Хөкүмәте проектларын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәннәре өчен, дәүләт хезмәткәрләре һәм Россиянең башка гражданнары бүләкләнә. Медальнең ике дәрәҗәсе бар, I дәрәҗә — медальнең иң югары дәрәҗәсе дип хәбәр итте "Татар-информ".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.