Фәнгә багышланган атналыктан соң хатын-кызлар өчен Коръән мәҗлесенә әзерлек башланачак. Әлеге мәҗлес 24 февральгә планлаштырылган
Казан шәһәренең «Госмания» мәктәбе укучыларының төрле фәннәр буенча белем алуларына да, әхлак-тәрбия мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Мәктәп мөдире Илсур хәзрәт Фатыйхов хәбәр иткәнчә, бу атнада мәктәптә «Математика атналыгы» оештырылачак. Атналык кысаларында математика фәненә багышланган ШТМ, стена газеталары конкурсы һәм башка кызыклы чаралар узачак.
Фәнгә багышланган атналыктан соң хатын-кызлар өчен Коръән мәҗлесенә әзерлек башланачак. Әлеге мәҗлес 24 февральгә планлаштырылган.
«Яшь буын өчен милләтебезнең рухи кыйммәтләрен, дини-милли бәйләнешләрен күрсәтү буыннар арасындагы элемтәне сакларга булыша. Югары әхлакка ия булган укучылар гына фән ягыннан да зур уңышларга ирешәләр», — дип билгеләп үтте мәктәп мөдире. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры