Казандагы «Сөләйман» мәчетендә урнашкан Сукырларны Тернәкләндерү үзәгендә чираттагы курслар башланды. Әлеге үзәкнең җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинованың әйтүенчә, бу юлы биредә 23 хатын-кыз Брайльчә Коръәнне укырга дип килгән. Кыргызстаннан тагын 3 кешенең килүе көтелә. Бүгенге көндә изге китапны укырга өйрәнергә теләк белдерүчеләрнең саны бер урынга 15 кешегә җиткән.
Мәликә ханымның сөйләвенчә, бүгенге курсларга Пермь өлкәсенең Барда районыннан, Башкортстан, Оренбургтан, Татарстанның Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Алабуга калаларыннан, Кайбыч, Балык Бистәсе районнарыннан һәм, әлбәттә, Казанның төрле төбәкләреннән күзләре күрмәүчеләр җыелган.
«Бу курслар инде декабрь аенда ук үткәрелергә тиеш иде, әмма матди хәлебез начар булганлыктан, аны гыйнварга күчерергә мәҗбүр булдык. Күзләре күрмәүчеләр без бу курсларны ябарбыз дип шикләнделәр. Ә алар үзләре бу араларда башланган салкын көннәрдән дә куркып тормадылар, тагын да күбрәк булып килделәр. Безгә хәтта алар өчен 5 раскладушка алып куярга туры килде. Аларны безгә алып килгән өчен Аллаһының рәхмәтләре яусын мөселман кардәшләребезгә»,-диде Мәликә ханым Гыйльметдинова.
Хаҗип ӘХМӘТША

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры