Коръән елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планы белән тиздән Диния нәзарәте сайтында танышып булачак.
Изге Коръәннең татар халкының рухи мәдәнияты нигезе булуын исәпкә алып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы 2012 елны Коръән елы, дип игълан итәргә карар кылды.
Әлеге елны республикада тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен, оештыру комитеты төзү планлаштырыла. Оештыру комитетының беренче утырышы 26 гыйнварга билгеләнгән.
Коръән елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планы белән тиздән Диния нәзарәте сайтында танышып булачак.
2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула. Әлеге басма Россия патшасы Екатерина IIнең 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендәге литерлар өчен рәсемнәр татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә киләчәктә Коръәннең мәшһүр «Казан басмасы» барлыкка килә, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры