15 гыйнварда Мордовия мөселманнары арасында кече футбол буенча ярышлар булып узды. Анда Белозерье дигән татар авылының «Рамазан» җәмгыяте футболчылары җиңеп чыкты.
Әлеге бәйгедә 18 команда «Мөфти Кубогы»н дәгъва кылды. Бу ярышларда Белозерье спортчылары инде икенче ел рәттән беренче урынны алды. Аның нигезендә республика мөселманнары җыелма командасы төзелде. Алар Ульяновскида узачак Идел буе мөселманнары Кубогы ярышларында катнашачак.
«Безне быелгы турнирда күп командаларның катнашуы куандырды. Уеннарда 200 спортчының катнашуы гына да күп нәрсәләр хакында сөйли. Ә бу исә дин кешегә рухи яктан гына түгел, бәлки башка өлкәләрдә дә, әйтик, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга да булыша дигән сүз. Мондый чаралар мөселманнарга бер-берсен яхшырак белергә, берләшергә ярдәм итә»,-диде мөфти Илдус хәзрәт Исхаков дип хәбәр итте Мордовия МДНнең матбугат хезмәте вәкилләре.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк