14 гыйнвардан «Домашний» телеканалыннан Төркия солтаны Сөләйман һәм аның хатыны Роксалананың могҗизалы тарихын күреп булыр дип көтелә. Телесериалның исеме — «Бөек гасыр» («Великолепный век»). Бу фильм «Солтан» исеме астында инде Словакиядә һәм Чехиядә бара.
Сериал Госманлы империясе белән иң күп идарә иткән Сөләйман Iгә (Бөек Сөләйман) кагылышлы чорларны колачлый. Ул булган вакыйгаларга таянып эшләнгән. Сериалда якынча 1520 елда әсир итеп алынган Роксолананың тормышы да чагылыш тапкан. Роксолана вәзир Ибраһим паша тарафыннан Сөләйман Iгә бүләк итеп бирелә. Ислам динен кабул иткән чибәр кыз тиздән солтанның беренче рәсми хатынына әйләнә һәм дәүләт эшләрен хәл итүдә дә катнаша башлый.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк