Яңа елдагы каникуллар вакытында Казанның Иске Аракчино бистәсендәге храм Татарстан башкаласына килгән кунакларда зур кызыксыну уята.
Исегезгә төшерәбез: Галәм храмы дип аталган бинада мөселманнарның ярымаен, православиенең тәресен, давид йолдызын да күрергә мөмкин. Биредә мәчет, чиркәү, синагога кришначыларның бүлмәләре дә бер-берсенә күршедә генә урнашкан.
Монда дини гыйбадәтләр кылынмый. «Бу храм дини бина түгел. Ул хакыйкать йорты, шул ук вакытта рухи берләшүнең халыкара мәдәният үзәге буларак уйлап табылды»,-дип ассызыклады әлеге корылманы инде 10 ел буена төзүче скульптор- монументалист Илдар Ханов.
Илдар әфәнденең сөйләвенчә, быелгы Яңа ел бәйрәме вакытында гына да биредәге бинаны карарга автобусларда Сызрань, Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгородтан кешеләр килгән. Шулай ук анда Япония, Канада, Һиндстан, Израильдән төркемнәр булып киткән.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.