Кичә Татарстанның Тукай районында намаз уку бәйгесе үткәрелде. Ул мәгърифәтче Хәлфиннар тарафыннан Теләнче-Тамак авылында төзелгән тарихи иске мәчет бинасында уздырылды.
Бәйге малайлар өчен — аерым, кызлар өчен башка урында үткәрелде. Жюри әһелләре әлеге конкурста иң осталарны ачыклаганда балаларның намаз шартларын дөрес үтәүләренә, аеруча аларның Коръән сүрәләрен төгәл укуларына игътибар итте. Соңыннан җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Чараның ахырында барлык кешеләргә аш мәҗлесе уздырылды, анда дин әһелләре вәгазь сөйләделәр, конкурста катнашучыларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр.
Болар хакында Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов хәбәр итте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры