Күргәзмәдә республика шәһәр һәм районнарыннан балалар эшләре тәкъдим ителгән.
Татарстанның сукырлар өчен махсус китапханәсендә «Үз кулларын белән могҗиза» күргәзмәсе ачылган. Анда тәкъдим ителгән һәр эш үзенчә кабатланмас һәм бәясез, алар барысы да сукыр һәм начар күрүче балалар — күрү буенча инвалид балаларның декоратив-гамәли иҗаты буенча республика ачык конкурсында катнашучылар кулы белән тудырылган.
Бәйгедә Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәр-районнардан 3-18 яшьтәге 48 бала катнашкан. Иң активлар булып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар билгеләп үтелгән.
Күргәзмәдә 50 дән артык эш тәкъдим ителгән. Бу декоратив һәм сенсор-үсеш өчен файдалы уенчыклар, табигый материаллардан композицияләр, рәсемнәр, аппликацияләр, пластилин һәм гипстан скульптуралар, катламлы камырдан эшләнмәләр, бәйләнгән һәм чигелгән эшләнмәләр һәм башкалар. Экспонатлар арасында бөтен кешенең дә яраткан мульфильм геройларын, урман һәм йорт җәнлекләрен, флора һәм фауна вәкилләрен очратып була.
Барлык эшләр дә гаҗәеп оригиналь. Күргәзмә күрү буенча гарип балаларның иҗади сәләтен чагылдыра. Күргәзмәнең төп максаты — яхшы күрүчеләрне күрүдән мәхрүм булган инвалидлар иҗаты белән таныштыру һәм инвалидларга толерант мөнәсәбәт уяту.
Агентлыкка китапханәнең методик-библиографик бүлегендә хәбәр итүләренчә, балалар иҗаты белән уку залында танышырга була дип хәбәр итте «Татар-информ».

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.