Узган төндә Мәскәүдә күп итеп кар яуганга күрә, бүген Казанга очкычлар 20-25 минутка соңарып килә.
Моның сәбәбе шул: Россия башкаласының «Домодедово» һәм «Внуково» аэропортларын кар басып киткән. Белешмә хезмәтеннән алынган хәбәрләргә караганда, аэродром хезмәткәрләре иртә таңнан карны чистарту эше белән шөгыльләнә башлаган. Тик алар әлегә кадәр аэропортны кардан чистартып бетерә алмаганнар.
Казанга Мәскәүдән 9.15 тә килергә тиешле беренче рейс 25 минутка соңга калып килгән. Татарстан башкаласына икенче рейс исә 11.55 тә төшеп утырырга тиеш дип хәбәр итте «Татар-информ».
Бүген барлыгы Казанга «Внуково» һәм «Домодедово» аэропортларыннан 7 очкыч килергә тиеш.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры