34 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган, штрафларның күләме 278 мең сум тәшкил иткән
Татарстанда тиешсез урыннарда пиротехника эшләнмәләре сатуга чик куюга юнәлдерелгән 160 рейд узды. Тикшерүләр барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган 17 ноктада пиротехника сатуга чик куелды. Бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында әнә шул хакта хәбәр итте.
«34 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды, штрафларның күләме 278 мең сум тәшкил итте», — диде ул.
Пиртотехника эшләнмәләре саклана һәм сатыла торган 52 урын исәпкә алынган. Пиротехника эшләнмәләрен саклау һәм сату буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен контрольдә тоту оештырылган, дип хәбәр итә "Татар-информ"ның мәгълүмат агентлыгы.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры