Ростов компаниясе «Евродон» үзенең азык-төлеген Казанда сата башлады. Бу компания күркә итен түшләп һәм ярымфабрикат, шулай ук колбаса эшләнмәсе итеп әзерли. Хәзер хәләл күркә итен татарстанлылар да авыз итә алачак. Бу ризыкны бүген Казанның «REAL» гипермаркетында табып була. Ләкин әзерләүчеләр әйтүенчә, якын арада бу ризык төрле урыннарда сатуда булачак.
Әйтеп китү мәслихәт: «Евродон» компаниясе беренчеләрдән булып хәләл күркә ите әзерләүне җайга салды. «Евродон»ның сыйфатлы азык-төлеген инде күптәннән Үзәк һәм Көньяк федераль округларда кулланалар. Җитәкчелек үзенең җитештергән ризыгын Идел буе Федераль округында да тәкъдим итәргә җыена.
Күркәләрне сую Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты Комитеты контрольлегендә Ростов Диния нәзарәте экспертлары тарафыннан күзәтелә, дип хәбәр итә halalrf.com.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк