Казанның туристик-мәгълүмати үзәге шәһәр халкын һәм кунакларны «Кадерле Казан» акциясендә катнашырга чакыра. Якынлашучы елның 4 һәм 9 гыйнварында шәһәр буйлап экскурсия уза. Биредә Казан Кремленә сәяхәт итү дә каралган. (11.00 дә «Татарстан» кунакханәсеннән кузгалу көтелә).
Экскурсия барышынды һөнәри экскурсоводлар шәһәрнең өстенлекләре, горурлыклары турында мәгълүмат бирәчәк. Акциядә катнашучылар шәһәрнең күпләргә билгеле булган почмакларын яңача күрә алачак. Һәр экскурсия 300 сум тора.
Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә Раиф, Алабуга, Болгар шәһәрләре буенча экскурсия үтә. Шулай ук, теләге булучылар мавыктыргыч квест-экскурсия — «Казан почмаклары»нда яки социалистик көнкүреш Музееның яңа ел экспозициясендә була алачак.
Тулырак мәгълүматны Казанның рәсми туристик порталында www.gokazan.ru яки +7-9270-33-11-33 (шәһәр экскурсия үзәге) номерыннан алырга мөмкин.
Эскурсияләр тышкы элемтәләр һәм туризм Комитеты һәм яшьләр, спорт, туризм эшләре Министрлыгы ярдәме белән оештырылган, дип хәбәр итә kzn.ru.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры