Казанда «Минем яраткан бала табибым» бәйгесенә йомгак ясалды. Биредә бала табиблары гына түгел, тар юнәлеш белгечләре дә катнашты.
Җиңүче булып, Вахитов районының №2 поликлиникасы балалар табибы Фирдәвес Сабирҗанова табылды.
Икенче урын Яңа-Саиновоның №7 поликлиникасы балалар табибы Ольга Бондаревага, өченчесе №8 шәһәр хастаханәсе табибы Римма Юмагуловага бирелде.
Өч лидерга плазматик телевизорлар, күн папкалар һәм сөт продукциясеннән бүләк җыентыгы тапшырылды. 3 тән 30 хәтле урыннар алучыларга да бүләкләр таратылды.
Бәйгене Татарстан республикасының Сәламәтлек саклау Министрлыгы Идарәсе оештырды. Максат: һөнәргә карата кызыксыну арттыру иде. Иганәчеләр булып, «Danone-Юнимилк» компаниясе һәм «ЗдравИнформ» ҖЧҖ чыкты.
Җиңүчеләр 2011 елның 20 ноябреннән 20 декабренә кадәр аралыкты www.bestpediatr.ru. сайтында тавыш бирү аша сайланды. Нәтиҗә ясалу һәм тантаналы бүләкләү №7 шәһәр клиник хастаханәсендә узды, дип хәбәр итә kzn.ru.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры