Лондонның Перли торак пункты мөселманнары мәчет ачарга ниятләүләре турында әйтте, дип хәбәр итә ThisIsCroydonToday.
Шәһәр башлыклары белән очрашуда Перлиның булачак ислам иҗтимагый үзәге җитәкчелеге планлаштырылган мәчет территориясендә экскурсия үткәрде. Шулай ук мөселман лидерлары җирле халыкның сорауларына җавап бирде.
Проектның авторлары, ислам үзәге атнасына 7 көндә ачык булачак, ә намазлар арасында бинада төрле мәдәни һәм иҗтимагый чаралар үтәчәк, диде.
«Биредә төп идея шундый: без мәдәниятләр катнашында үз ролебезне уйнарга теләгән җәмгыять әһелләре. Бу проект җәмгыятьнең бар вәкилләре өчен дә ачык булачак. Үзәк безнең һәм балаларыбыз өчен файдалы булыр, дип ышанабыз», — ди проектта үз теләге белән катнашучы Госман Садыйк.
Шәһәрләрендә мәчет ачылу яңалыгын ишеткән җирле халыкны тынычландырыр өчен, проект активистлары башкалар кебек үк экстремизм һәм террорга карата тискәре фикердә булуын әйтте.
«Без дөньяга ышанабыз. Терроризм афәтендә дә нык борчудабыз. Башкаларга кебек үк, бездә дә ул нәфрәт хисләре уята. Ислам — кануннарны тыңлый торган дин. Нәкъ менә шуны без әйләнә-тирәдәгеләргә аңлатырга телибез.»
Перлида 100 мөселман гаиләсе яшәгәне мәгълүм, дип хәбәр итә Ансар.ру.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры