2011 елның 25 декабрендә Татарстан Диния нәзарәте мәчетләр имамнары белән дини оешмалар укытучылары арасында шахмат ярышлары үткәрде. Ярышларда 13 команда: «Әниләр», «Солтан», «Ал», «Фәрхәд», «Ислам», «Ризван», «Әҗем», «Борнай» мәчетләре, Коръән хафизлар әзерләү Үзәге, РИИ, «Исламны кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә вәкилләре катнашты.
Беренче урынны РИИның ислам хакукы кафедрасы җитәкчесе Мөхәммәтмурат хәзрәт Моратов алды. Икенче урынга РИИның филология һәм илләр турындагы фән кафедрасы җитәкчесе Тимур хәзрәт Шәйхуллин ия булды. Өченче урын «Солтан» мәчете имамы урынбасары Тимерхан хәзрәт Фәттаховка бирелде.
Җиңүчеләргә диплом, медаль, бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры