Алмата үзәк мәчете җитәкчелеге Коръән аятләрен кесә телефоннарындагы көйләргә куюга каршы чыкты, дип хәбәр итә «Tengrinews.kz».
«Телефонда чакыруга Коръән аяте кую дөрес түгел. Аллаһ Коръәнне шылтыратуга куер өчен иңдермәгән. Кесә телефоны ярдәмендә Коръән аятләрен тыңлау гына рөхсәт ителгән», — дип дин эшлеклеләренең мөрәҗәгатьләрен китерә интернет-басма.
Шул ук вакытта кәрәзле челтәр операторлары дини җырлар һәм Коръән аятләрен яздырудан шартлар тудырса, моның начарлыгы юк. Мәчет сайтында түләүле нигездә Коръән аятләрен һәм азанны тыңлау яки яздыру мөмкинлеге бар.
Казахстан имамнары мондый чикләүләр белән чыгучыларның беренчесе түгел. Мондый сүз белән кайбер гарәп илләренең нәзарәте дә каршы чыккан иде. 2010 елда Мисырның Баш мөфтие Али Гумаа фәтва чыгарган иде. Анда ул мөселманнарга Коръән аятләрен һәм азанны телефонда чакыру рәвешендә куюдан туктатырга чакырды. «Коръән аятләрен һәм азанны телефонда чакыру урынына кую аятләрне көндәлек сүзләр генә кебек калдыра. Ә алар Аллаһ сүзләре буларак хезмәт итәргә тиеш», — диелгән мөфти фәтвасында, дип хәбәр итә Islam.ru.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры